Сарманда урам исемнәре нинди телдә?
Кичә, 9 январь көнне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың дәүләт телләре турындагы законнарны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев алып барды. Республика юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов дәүләт турындагы законнар җыелмасына кыскача анализ ясады. Васил Шәйхразыев республикада дәүләт телләрен тормышка ашыру буенча...
Кичә, 9 январь көнне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың дәүләт телләре турындагы законнарны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев алып барды. Республика юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов дәүләт турындагы законнар җыелмасына кыскача анализ ясады. Васил Шәйхразыев республикада дәүләт телләрен тормышка ашыру буенча бурычлар билгеләде, һәркайда дәүләт телләре турындагы законнарның төгәл үтәлергә тиешлегенә басым ясады. Җыеп кына әйткәндә, оешмаларда, массакүләм-мәгълүмат чараларында, башка тармакларда икетеллелек турындагы законнарның үтәлеше бурыч итеп куелды. Бу шулай ук торак пунктлар, урам, оешма исемнәренә һәм башкаларга да кагыла. Алар дәүләт телләренең икесендә дә - рус һәм татарча да язылып эленергә тиешләр. Республикада икетеллелек турындагы законнарның үтәлеше алга таба да контрольдә тотылачак.
Фото из:https://pixabay.com/ru/photos/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев