Сарманда тугыз районның ветеран-теннисчылары очраштылар
Узган атнада район үзәгендә урнашкан «Айтуган» спорт залы янә республика теннисчыларын кабул итте. Якташыбыз – Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча район һәм республика уеннары барышын без газетабыз битләрендә яктырткан идек. Анда балалар һәм яшүсмерләр катнаштылар.
Ә җомга көнне исә «Айтуган»да өлкән яшьтәге гражданнар көч сынаштылар. Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш районнары ветераннары (пенсионерлары) арасында шулай ук өстәл теннисы буенча ярышлар оештырылды. Аларда республиканың тугыз районыннан ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаштылар. Район данын Колмәт авылыннан Венер Вәлиев белән Яхшыбай авылыннан Рузалия Сираева якладылар.
Венер Вәлиев хәзерге вакытта районның беренче санлы спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча тренер-укытучы булып эшли. Озак еллар Әлмәт шәһәрендә яшәгәннән соң, ул туган авылына кайткан. Ә Рузалия ханым Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә тугызынчы уку елын башлады. Ул анда химия һәм биология фәннәреннән укыта.
– Күптән уйнаганым юк иде инде. Ярышларда катнашасымны бер көн алдан гына хәбәр иттеләр, чөнки катнашырга тиешле спортчыбызның кичектермәс эшләре килеп чыккан. Теннисны бик яратам, шуңа тәкъдимне теләп кабул иттем. Минем өчен һәр уен – ул яңа тәҗрибә, – диде Рузалия Васил кызы.
Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ТР ветераннары (пенсионерлары) республика иҗтимагый оешмасының Көньяк-Көнчыгышы Әлмәт үзәге кураторы Владимир Яшанин, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов сәламләделәр.
– Сезнең монда җыелуыгыз – үзе бер җиңү. Барыгызга да уңышлар, – диделәр алар.
Озак көттерми, уеннар башланып та киттеләр. Аларның берсендә Рузалия Сираевага Баулы районыннан Татьяна Однодворцева каршы торды. Уңыш кунакка елмайды.
– Өстәл теннисы белән ел дәвамында шөгыльләнәбез. Тышта да уйныйбыз, безне җил дә куркытмый. Явым-төшемнәр генә планнарга үзгәрешләр кертә, – диде ул.
Тиздән финал уеннарына да чират җитте. Нәтиҗәләргә килгәндә, хатын-кызлар арасында җиңүче булып Әлмәт районыннан Сәгыйдә Мәүләтбаева танылды. Икенче урында – Бөгелмә районыннан Галина Шәхмәтова, өченчедә Лениногорск районыннан Лариса Вотякова урнаштылар. Ир-атлар арасында Евгений Беловка тиңнәр булмады – ул да Әлмәт районы данын яклады. Ул финалда якташыбыз Венер Вәлиевтан аз гына уңышлырак булып чыкты. Лениногорск районыннан Евгения Лямов өченче урынны алды.
Аңлашылганча, команда зачетында да Әлмәт теннисчылары җиңү яуладылар. Лениногорск спортчылары пьедесталның – икенче, бөгелмәлеләр өченче баскычына күтәрелделәр. Бер генә катнашучы да бүләксез калмады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев