Сарманда Россия көненә багышланган бәйрәм үтте
Бүген Сарманның Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында матур чара оештырылды.
Ул Россия көненә багышланды. Бәйрәм халкын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, 14 яшьләрен тутырган егетләргә һәм кызларга Сарман районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Альмир Галимуллин Россия гражданының төп документын – паспорт, хезмәт алдынгыларына һәм туган көнен билгеләп үтүчеләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды.
– Россиянең лаеклы гражданнары булырсыз, дип ышанам, – диде Фәрит Мөнәвир улы яшьләргә.
Чара кысаларында тематик мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылды, район сәнгать осталары халыкны җыр-биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев