Сарманда оешмаларда энергия куллануның нәтиҗәлелеге буенча анализ ясалды
Дүшәмбе көнне чираттагы эшлекле киңәшмәдә бюджет сферасындагы оешмаларда энергия куллануның нәтиҗәлелеге буенча узган елның тугыз аена анализ ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Марат Яхин чыгыш ясады. Ул бүлекләрнең, авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшчәнлегенә тукталды, электр энергиясе, су, җылылык чыгымнары буенча чагыштырмача анализ ясап, күрсәткечләре яхшы...
Дүшәмбе көнне чираттагы эшлекле киңәшмәдә бюджет сферасындагы оешмаларда энергия куллануның нәтиҗәлелеге буенча узган елның тугыз аена анализ ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Марат Яхин чыгыш ясады. Ул бүлекләрнең, авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшчәнлегенә тукталды, электр энергиясе, су, җылылык чыгымнары буенча чагыштырмача анализ ясап, күрсәткечләре яхшы булганнарны, тиешле нормативтан тайпылышлыларны исемләп атады. Бу уңайдан киңәшмәне алып барган муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров күрсәткечләре начар булган оешма җитәкчеләрен шелтәләп тә алды. Район буенча үсеш күрсәткечләренең дөреслеге статистика алып баручыларга да бәйле. Әлеге өлкәдә эшләр торышы белән дәүләт статистикасының район бүлеге начальнигы Сирина Чуркина таныштырды. Техник инвентаризация уздыру бюросының 8нче номерлы районара филиалының район төркеме җитәкчесе Энҗе Хөсәенованың чыгышы да еллык эш нәтиҗәләренә багышланды. Петровка Завод авылы җирлегендәге мәсьәләләр хакында җирлек башлыгы Зилә Хуҗина сөйләде. Киңәшмә ахырында Нәфис Закиров киләсе эш атнасына бурычлар билгеләде, планлаштырылган эшләрне атады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев