Сарманда күршеләр бәйрәм иттеләр
“Татарстанда – җәй”, “КүршеФест” проектлары кысаларында, кичә район үзәгенең Гаяз Исхакый урамында урнашкан йортлар ишегалдында җырлы-музыкаль очрашу үтте.
Аны шушы җирлектә үскән Илдар һәм Альбина Исламовлар оештырдылар. Бәйрәмгә күрше-тирә урамнардан, хәтта авыллардан да килүчеләр бар иде. Өч сәгатькә якын сузылган музыкаль программа классташларны да очраштырды, һәркемнең кәефен күтәрде, истәлекле мизгелләр бүләк итте. Күршеләр тәмле ризыклы өстәлдә сыйландылар да әле. Балаларга да бәйрәм күңелле булды. Алар да, өлкәннәргә кушылып, биеделәр, уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев