Сарманда Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә әзерләнәләр
Җәмгыять

Сарманда Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә әзерләнәләр

17 майда ел саен Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан төрле чаралар уздырыла: - әлеге датаны яктырту чаралары үткәрү; - тематик ата-аналар җыелышлары, дәресләр һәм класс сәгатьләре уздыру; - "Ышаныч телефоны минуты" дигән Бөтенроссия акциясе; - балалар ышаныч телефоннары белән визиткалар тарату; - укучылар һәм ата-аналар белән...

17 майда ел саен Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан төрле чаралар уздырыла:

- әлеге датаны яктырту чаралары үткәрү;

- тематик ата-аналар җыелышлары, дәресләр һәм класс сәгатьләре уздыру;

- "Ышаныч телефоны минуты" дигән Бөтенроссия акциясе;

- балалар ышаныч телефоннары белән визиткалар тарату;

- укучылар һәм ата-аналар белән лекцияләр, әңгәмәләр үткәрү;

- ышаныч телефоны рекламасы белән баннерлар урнаштыру;

- ышаныч телефоны белән полиграфик материаллар бастыру һәм тарату;

- балалар хокуклары буенча уполномоченный катнашында чаралар үткәрү;

- пресс-конференцияләр, өйрәтүче семинарлар һәм башкаларны уздыру;

- балалар арасында "Ышаныч телефоны миңа ничек ярдәм итте" (Как мне помог телефон доверия") дигән конкурс үткәрү;

- 17 майда балалар өчен мәдәният һәм ял объектларына түләүсез керү оештыру.


Нет комментариев