Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманда чик сакчыларын хөрмәтләделәр

Бүген – Чик сакчысы көне. Әлеге дата уңаеннан Сарманның үзәк Ял паркында зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Анда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

– Чик сакчылары гаскәрләре элек-электән безнең армиянең әһәмиятле өлеше булып торалар. Аларның уяулыгы, намуслы хезмәте халкыбызның иминлеген тәэмин итә. Сез хәзер дә аралашып, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшисез, төрле тармакларда тырыш хезмәт куясыз, барлык чараларда актив катнашасыз, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә сезнең өлешегез зур. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! Еллар тыныч булсын, илебез иминлеге сагында торучы егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар, – диде ул.

Фәрит Мөнәвир улы иң актив чик сакчыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аларны бәйрәмнәре белән шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Миңнеголов котлады һәм бүлек буенча хәрби комиссарның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Соңыннан сүз районның патриотик чараларында актив катнашучы балаларга бирелде. Алар чик сакчыларына багышланган шигырьләр сөйләделәр, районыбызның иҗтимагый тормышында, хәрби-патриотик чараларда  актив катнашучы балалар истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Ветеран чик сакчылары да бәйрәмдә катнашучыларга матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Илебез чикләренең иминлеген тәэмин итүчеләрне бәйрәм белән хәрби кардәшлек ветераннары – диңгез флотында, Германиядә, инженерлык гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, локаль һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм башкалар да тәбрикләделәр, даими ярдәмнәре өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән сөендерделәр. Ә инде бүгенге көндә бакыйлыкка күчкәннәр бер минутлык тынлык белән искә алындылар. Соңыннан чик сакчылары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Иң ахырдан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев