Сарманда балалар иҗаты бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Күптән түгел Сарманның Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары Халыклар бердәмлеге көненә багышланган балалар иҗаты бәйгесендә катнаштылар. Бүген аның җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнделәр.
Яшь талантлар өч категориядә көч сынаштылар: 1-5, 5-9 сыйныфларда укучылар һәм өйдә әти-әниләре яки дуслары белән рәсем ясаучылар. Беренче төркемдә җиңүче булып Дилә Латыйфуллина танылды. Икенче төркемдә беренче урынны Адилә Сөләйманова алды. Өченче төркемдә Булат Хәертдинов җиңде.
– Бәйге оештыру тәкъдиме белән сезнең мәктәпкә мөрәҗәгать иттем, рәхмәт, хупладыгыз. Беренче тур җиңүчеләрнең эшләрен Казанга җибәрдек, аларны Татарстан Республикасы ДОСААФы да бәяләде. «Өчесе дә беренче урынга лаек, тик бөтен призлы урыннарны да сезгә биреп булмас инде», – диделәр (көлә – авт.). Бәйгедә барлыгы 26 район катнашты, Булат Хәертдиновның эше анда да беренче урынга лаек дип табылды, – диде ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев.
Илдус Фатыйх улы һәм сәнгать мәктәбе директоры Гөлшат Шириева җиңүчеләргә һәм призерларга махсус призлар, акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев