Сарманда һава торышы үзгәрергә мөмкин
Җәмгыять

Сарманда һава торышы үзгәрергә мөмкин

Синоптиклар фаразлавынча, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы да бар. (Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Ләкин...

Синоптиклар фаразлавынча, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы да бар.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булуы ихтимал.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Ләкин урыны белән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.

Татарстанда бүген һаваның уртача температурасы көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус булачак.


Нет комментариев