Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала.
3 июнь көнне лагерьда ял итүче балалар Сарман үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Чара барышында китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары Гыйләҗева Рәилә балаларны китапханә, китаплар һәм китап фонды белән таныштырды. Укучылар абонементта һәм уку залында үзеңне тоту тәртибен, китапханәгә язылу, китаплар сайлау, аларны дөрес куллану тәртибен аңладылар. Балаларга китапханәдә бик ошады. Алар төрле формадагы китапларны күрделәр, бигрәк тә аларга энциклопедия һәм журналлар кызыклы тоелды.
Нет комментариев