САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман халкы алдына балтырган белән көрәш бурычы куела

2026 елның 1 мартыннан барлык категорияле җир участоклары хуҗалары үз территорияләрен инвазив (читтән кергән) үсемлекләрдән сакларга тиешләр.

Моңа кадәр мондый бурыч авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары алдына гына куела иде.

Әйтик, "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль закон 50.1 маддәсе белән тулыландырылды. Аның нигезендә җир участоклары хуҗалары әйләнә-тирә мохитне инвазив (читтән кергән) үсемлекләрнең куркыныч төрләре таралудан саклау һәм мондый үсемлекләрне юк итү буенча чаралар үткәрергә тиешләр. Инвазив үсемлекләрнең куркыныч төрләре исемлеге Россия Федерациясе субъектының хокукый акты белән билгеләнә. Россия Федерациясенең Җир кодексында да шундый ук норма бар.

Әйләнә-тирә мохитне инвазив (читтән кергән) үсемлекләрнең куркыныч төрләре таралудан саклау чаралары Россия Федерациясе законнары белән тыелмаган ысуллар белән үткәрелергә тиеш.

Инвазив үсемлекләрнең берсе – Сосновский балтырганы. Ул – эре, үләнле үсемлек, буе 3-5 метр биеклеккә җитә ала. Бу үсемлек Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 сентябрендә расланган 1482 нче номерлы карары белән Россия Федерациясенең Чүп үләннәре исемлегенә кертелгән. Кеше өчен куркыныч үсемлек санала. Кояш нурлары тәэсирендә аның согы каты яндыру китереп чыгара ала. Сосновский балтырганы бик тиз үсә һәм башка үсемлекләрне кысрыклый. Галимнәр ачыклаганча, чаралар күрелмәсә, 2040-2060 елларга Сосновский балтырганы Россиянең бөтен Европа өлешенә таралырга мөмкин. Һәр үсемлек уртача 20 мең орлык чәчә ала. 

Балтырганга каршы көрәш чараларын үтәмәгән өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Физик затлар өчен штраф күләме – 20-50 мең, вазыйфаи затлар өчен – 50-100 мең, юридик затлар өчен 400-700 мең сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев