САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сарман урта урта мәктәбе укучылары "Нәүрүз" бәйгесендә җиңү яуладылар

18 нче март көнне Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучыларыннан тупланган “Мирас” командасы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы тарафыннан оештырылган “Нәүрүз” региональ бәйгесендә катнаштылар.

Бәйге 3 турдан торды. Беренче турның темасы – Сарман районының талантлы, күренекле шәхесләре, икенче тур татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турындагы белемне сынауга корылган иде, өченче тур милли уеннарга багышланды.Укучылар шулай ук мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр әйтештеләр. Җырлы-биюле милли уеннарда катнаштылар. Бәйге һәр команда алдан әзерләп килгән концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.

Командабыз уңышлы чыгыш ясап, үзләренең белемнәрен, иҗади фикер йөртүче, сәләтле булуларын расладылар. 5 команда арасында җиңүче исеменә лаек булып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев