САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә семинар үтте

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район математика укытучылары һәм Сарман урта мәктәбе, Сарман гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары өчен уку-укыту семинары үткәрелде. Аның максаты - математика фәнен укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, ә укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарынын икенче өлешен чишүнең оптималь юлларын табарга булышу иде. Семинар эшендә Актаныш районы...

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район математика укытучылары һәм Сарман урта мәктәбе, Сарман гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары өчен уку-укыту семинары үткәрелде. Аның максаты - математика фәнен укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, ә укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарынын икенче өлешен чишүнең оптималь юлларын табарга булышу иде. Семинар эшендә Актаныш районы укытучылары да катнашты.

Бу семинарны математика фәненнән республика буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тикшерү предмет комиссиясе рәисе, техник фәннәр кандидаты, югары математика кафедрасы доценты, Казан технологик милли тикшеренү университеты доценты Рөстәм Ахвердиев үткәрде.

Семинар барышында имтихан эшләрен рәсмиләштерү, бәяләү критерийлары мәсьәләләре каралды. Чара ахырында Рөстәм Ахвердиев укучыларга математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм югары балларга ирешүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев