Сарман урта мәктәбендә әфганчыларны искә алдылар
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә әфганчыларны искә алдылар

"Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистларны искә алу көне үткәрделәр.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова , яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы  Илгизәр Гаделшин, ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов , Әфган сугышы ветераны Якупов Р. М., яшь армиячеләр һәм укучылар катнашты. Әфганчылар шул дәһшәтле сугышның авыр көннәре турында сөйләделәр һәм үзләренең хәрби бурычларын намус белән һәм батырларча башкаруын билгеләделәр . Һәлакәтләрсез калган хәрби биремнәр сирәк була, дип билгеләп үттеләр.


Нет комментариев