САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе тирә-якны ямьләндерүдә энтузиазм белән катнаша

Вакыт узган саен кешелек дөньясы тирә-як мөхиттә булган үзгәрешләргә күбрәк игьтибар бирә. Гажәеп матур яшел планетабыз-яшәү йортыбызны аяныч язмышка дучар итүче үзебез тугелме соң? Юкка гына экологик проблемалар, экологик кризис хакында сөйләшүләр алып барылмыйдыр. Быелгы 2017 ел да Россия Президенты Владимир Путин Карары нигезендә Россиядә Экология елы дип игълан ителде,...

Вакыт узган саен кешелек дөньясы тирә-як мөхиттә булган үзгәрешләргә күбрәк игьтибар бирә. Гажәеп матур яшел планетабыз-яшәү йортыбызны аяныч язмышка дучар итүче үзебез тугелме соң? Юкка гына экологик проблемалар, экологик кризис хакында сөйләшүләр алып барылмыйдыр. Быелгы 2017 ел да Россия Президенты Владимир Путин Карары нигезендә Россиядә Экология елы дип игълан ителде, Шулай ук Татарстанда да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында җиткерде. Югары дәрәҗәдә кузгатылган бу эшкә безнең Сарман урта мәктәбе дә зур энтузиазм белән кушылды. Ел башыннан ай саен экологик дәресләр, конференцияләргә катнашып торсак, яз килү белән хезмәт юнәлешендә эш җанланды. Язгы каникулдан килүгә мәктәптә макулатура җыю буенча акция узды. Башлангыч сыйныфлардан башлап зурлар да, мәктәбебез укытучылары да бу көнне котеп алдылар. Иртәдән башланган эш мәктәп ишегалдында күзгә сизелә торган жанлылык тудырды. Тырыш кырмыскалар кебек бөтен кеше өйдә кирәк булмаган кәгазьләрен алып килде. Алдан игълан ителгән конкурс та һәркемдә беренчелекне алу теләген арттырды. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә нык тырыштылар. Ә беренче урынны 4 «а» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Әлфинур Александрова) яулады. Азга гына калышып икенче урынны 8»а» сыйныфы (сыйныф житәкчесе Эльмира Рамазанова), өченче урынны 3 «а» сыйныфы (сыйныф житәкчесе Нурия Салихова) укучылары алды.

Афәрин, укучылар! Башка сыйныфлар да бик күп җыйды кәгазьне. Ул көнне мәктәп күләмендә 1831 кг макулатура җыелды. Хикмәт бит урын алуда гына да түгел, ә тирә-якта, үзебезнең яшэу урынында чисталык һәм тәртип булдыруда. Күпме кирәкмәгән, чүп булып, урын биләп ятучы кәгазьгә тиешле тәртип кертелде. Глобаль экологик проблемаларны чишү юллары үзен яшәгән төбәктән башланганын безнен укучылар бик яхшы анлый. Шуна да республикада бащланып киткән "Экологик чисталык икеайлы"гында укучыларыбыз белән актив рәвештә хезмәт өмәләрен башлап жибәрдек. Кардан арынып кына килсә дә мәктәп тирәсен, бассейн буйларын чистартып, тәртипкә кертү эше башланды инде. Район буенча игьлан ителгән җомга өмәләрендә безнең мәктәбебез гөрләп торачак. Чишмәләр, юл буйларында чисталык булдыру да безнен планга кертелгән инде. Үзебезнең Сарманыбызда матурлык, чисталык, тәртип булдыру һәм аны саклау - һәрберебезнең гражданлык бурычы ул. Балаларга дәресләрдә биргән экологик тәрбия, хезмәт белән тагын да ныграк күңелләренә сеңеп калсын иде. Табигатьнең кабатланмас ямен, матурлыгын киләчәк буыннарга югалтмый житкерә алсак иде.

Шулай ук мәктәп укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев