Сарман урта мәктәбендә белем көненә багышланган тантаналы линейканы беренче сыйныф укучылары ачып җибәрделәр
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә белем көненә багышланган тантаналы линейканы беренче сыйныф укучылары ачып җибәрделәр

1 сентябрьне аеруча түземсезлек белән көтеп алалар алар.

Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына портфель, чәчәк бәйләмнәре тоткан малайлар һәм кызлар тәүге тапкыр мәктәпкә аяк бастылар, беренче укытучылары белән очраштылар.
Быел Сарман урта мәктәбенә 47 бала 1 сыйныфка укырга керде. 11 сыйныфта 9 укучы белем алачак. 
Тантана кунакларын, укучыларны, укытучыларны мәктәп директоры Раушания Сәетгәрәева, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева тәбрикләделәр. Барлык сыйныф укучыларына сәламәтлек, укуда уңышлар, ихтыяр көче, тырышлык теләделәр.


Нет комментариев