САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Сарман урта мәктәбе укучысы күнекмәләрдән буш вакытта да яраткан шөгылен ташламый

Спорт белән шөгыльләнү кешене физик кына түгел, рухи яктан да чыныктыра.

Мисал өчен, баскетбол ныклы әзерлек, чыдамлылык таләп итә. Аны сөючеләр арасында район яшьләре дә шактый. Шуларның берсе – Сарман урта мәктәбенең 7 В сыйныфы укучысы Милана Мөбарәкшина. Спортчы кызның мавыгуы турында сораштырып алдык.

– Милана, баскетбол белән күптәннән шөгыльләнәсеңме?

– Әйе, җиде яшемнән бирле баскетбол түгәрәгенә йөрим. Параллель рәвештә Әлмәт шәһәренең баскетбол мәктәбендә дә шөгыльләнәм. 

– Башка шәһәргә барып йөрүе кыенлыклар тудырмыймы соң?

– Юк, мин бит яратып йөрим. Мине баскетболны яратырга Ринат бабам өйрәтте. Ишек төбенә махсус боҗра көйләде. Буш вакытларымда анда да туп аткалыйм.

– Бабаң да сиңа кушыламы соң?

– Әлбәттә. Ул – минем иң таләпчән остазым. Тренерым Лилия Хаҗиева турында да бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Ул безне баскетболның барлык нечкәлекләренә дә җентекләп өйрәтә.

– Командагыздагы башка кызлар белән мөнәсәбәтләрегез яхшымы соң?

– Әйе, без барыбыз да бик дус. Күнекмәләрдә бергә шөгыльләнүләр миңа бик ошый, алар кызыклы үтә. Уеннарда да бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Кызганыч, һәрвакытта да җиңеп булмый. Димәк, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк. Җиңүләребез алда әле, дип ышанам.

– Һичшиксез. Шәхси уңышларың да бардыр инде?

– Әйе, төрле турнирларда грамоталарга һәм кубокларга ия булганым бар. «BKS» дип исемләнгән лигада даими катнашабыз. Аның кысаларында «Иң яхшы уенчы», «Иң нәтиҗәле уенчы» исемнәренә лаек булдым.

– Мәктәптә уку белән спортны бергә алып баруы авыр түгелме?

– Юк, мин барысына да өлгерергә тырышам, үземә ялкауланырга ирек бирмим. Баскетбол миңа бик ошый, шулай да, алдагы тормышымны профессиональ спорт белән бәйләрмен, дип кистереп әйтә алмыйм. 

– Синең уйларга вакытың бар әле, Милана. Барлык хыялларың да чынга ашсын!

Лилия Хаҗиева, районның беренче санлы спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренер-укытучысы:

– Баскетбол – иң динамик һәм кызыклы спорт төрләренең берсе. Аны Милана Мөбарәкшина да үз итте. Ул уеннарда үзенең осталыгын һәм ныклы холкын күрсәтә. Милана үз командасында лидерлык сыйфатларына ия, һәрвакыт иптәшләренә ярдәмгә килә, үз позициясендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешергә омтыла. Аның тырышлыгын, сизгерлеген һәм ихтыяр көчен билгеләп үтәр идем. Милананың лидер икәнлеге уен вакытында ачык күренә. Бабасы Ринат та элек районда танылган спортчы булган, Милана аның шөгылен дәвам итә. Аңа киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булса иде!

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев