Сарман теннисчылары Түбән Камада призлы урыннар алдылар
1-3 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Советлар Союзының спорт остасы Ольга Першина истәлегенә өстәл теннисы буенча XVII Россиякүләм ярышлар үтте. Сарман укучылары да, ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. 10 яшьлек уенчылар бәйгесендә Камилә Нәбиуллина - өченче, Дамир Әгълетдинов дүртенче урыннарны алдылар. 2004 елда туган спортчылар ярышында Айрат Гәрәйханов икенче булды....
1-3 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Советлар Союзының спорт остасы Ольга Першина истәлегенә өстәл теннисы буенча XVII Россиякүләм ярышлар үтте. Сарман укучылары да, ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. 10 яшьлек уенчылар бәйгесендә Камилә Нәбиуллина - өченче, Дамир Әгълетдинов дүртенче урыннарны алдылар. 2004 елда туган спортчылар ярышында Айрат Гәрәйханов икенче булды. 21 яшькә кадәр булган теннисчылар уенында Булат Латыйпов (13 яшь) - бишенче, Вадим Семенчук (16 яшь) - җиденче, Артур Төхбәтуллин (15 яшь) - тугызынчы һәм Артур Җамалтдинов (15 яшь) унберенче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев