САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман спортчысы бронза медаль алды

18-20 март көннәрендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 2008-2010 елгы малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге үткәрелде.

- Ярышларда республика муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелма командалар катнашты. Сарман районы данын ике спортчы – 35 кг га кадәрле авырлык үлчәмендә Инсаф Исламов һәм 54 кг га кадәрле авырлык үлчәмендә Камил Латыйпов якладылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча киеренке көрәштә Камил Латыйпов (тренерлары – Айзат Харисов) бронза медальгә ия булды, - дип хәбәр итте тренер Айзат Харисов.
Айзат Харисов җитәкчелегендәге самбо түгәрәге 2019 елдан бирле эшләп килә. Аның кул астында шөгыльләнүче спортчылар узган елларда да җиңүләре белән сөендергәннәр иде. Без Камилне дә “бронза” белән котлыйбыз, горурланабыз һәм районыбыз данын яклаучы барлык спортчыларга уңышлар телибез!
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар һәм видео – Айзат Харисов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев