Сарман Сабан туенда мортамаклылар Илшат Фәрдиевне дә биеттеләр
Җәмгыять

Сарман Сабан туенда мортамаклылар Илшат Фәрдиевне дә биеттеләр

Быелгы район Сабан туенда сарманлылар белән бәйрәм шатлыгын мәртәбәле кунаклар да уртаклаштылар.

Аларның берсе - “Челтәр компаниясе” җәмгыяте генераль директоры, инвесторыбыз Илшат Фәрдиев. Кунаклар район җитәкчеләре белән бергә авыл җирлекләре, оешма, учреждениеләрнең ял итү зоналарында булдылар, хезмәт коллективлары вәкилләре белән очраштылар. Аларны һәр “йортта” ипи-тоз, халкыбызның иң затлы милли ризыгы чәкчәк, җыр, бию, гармун моңнары белән каршы алдылар, халкыбызның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр тәкъдим иттеләр. Ә мортамаклылар өстәвенә Илшат Шәеховичны һәм башка кунакларны биетеп тә алдылар. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары 
 


Нет комментариев