Сарман районының үрнәк гаиләләренең берсе Ләшәү Тамак авылында яши
Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Әлфинур һәм Марат Габдрәкыйповларның гаилә корып яши башлауларына быел утыз ел тулды. Күптән түгел алар энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан без Әлфинур апа белән әңгәмә кордык. - Әлфинур апа, кыскача гына тормыш юлыгыз, Марат абый белән беренче очрашу турында сөйләп китегез әле. - Мин...
Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Әлфинур һәм Марат Габдрәкыйповларның гаилә корып яши башлауларына быел утыз ел тулды. Күптән түгел алар энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан без Әлфинур апа белән әңгәмә кордык.
- Әлфинур апа, кыскача гына тормыш юлыгыз, Марат абый белән беренче очрашу турында сөйләп китегез әле.
- Мин Кайбыч районында Кече Кайбыч авылында колхозчылар гаиләсендә туып үстем. Без гаиләдә алты бала идек. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, апам Гөлсинур, җизнәм Индүс янына Ләшәү Тамак авылына кунакка килдем. Шунда мәдәният йортында күрше егете Марат белән таныштым, ике елдан соң гөрләтеп туй ясадык.
2006 елдан авыл советында сәркатип хезмәтен башкарам, аңа кадәр егерме ел хисапчы булып эшләдем. Читтән торып "ТИСБИ" идарә университетының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалында укыйм. Киләсе елга тәмамлыйм.
Иптәшем ундүрт ел "Сельхозтехника" берләшмәсендә моторист булып эшләде, хәзер егерме ел инде тракторчы буларак билгеле.
- Гаилә тормышы белән бәйле кызыклы хатирәләрегез дә бардыр әле.
- Утыз ел эчендә, билгеле, кызыклы хәлләр булгалады. Мәсәлән, кешеләр безне, бер-беребезгә охшатып, абый белән сеңел дип йөртәләр иде.
Ә бервакытны каенанам ипи салырга кушты. "Мин сала башладым, син ясап бетерерсең", - дип, эшкә китте. Безнең якларда камыр ризыклары бик пешерми идек, шуңа күрә бу минем егерме яшемдә беренче тәҗрибәм иде. Ипием каты булып пеште, калайга салгач, ямьсез булып, калкулыклар күренеп тора иде. Ипи пешергәнемне күзәтеп торган каенатай: "Ипине, кабаргач, калайга салсаң, үзе тигезләнә", - диде.
Шушы хәлдән соң күңелемә салып куйдым: бар эшнең дә, үзең эшләп карамыйча, рәтен белеп булмый. Киңәш бирсәң дә, үзең белгән эш буенча гына бирергә кирәк.
Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: белем алмыйча, берәр һөнәргә өйрәнмичә, гаилә кормаска тырышыгыз. Һәм шуны белегез: гаиләне хатын-кызның сабырлыгы саклый. Түземле булыгыз!
- Балаларыгыз турында да әйтеп китсәгез иде.
- Без ирем Марат белән дүрт бала үстердек. Үзебезнең ике балабыз булды - Ринат һәм Йолдыз. 1995 елда, кырык яшендә иремнең апасы Сәвия яман чирдән вафат булгач, аларның ике баласын - Илсур белән Эльвираны алып үстердек. Без аларны үз балаларыбыздай күрәбез. Дүрт балабызның барысы да гаиләле булдылар, алты оныгыбыз бар.
Бик тату, бердәм яшибез. Балалар ялларга барысы да җыелышып кайталар. Энҗе туебызны да бергә каршыладык. Бик күңелле булды. Миңа энҗе муенса бүләк иттеләр.
Аллага шөкер, булганыннан канәгать булып, бик бәхетле яшибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев