САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман районына мәдәният белгечләре кирәк

"Сар­ман­лы­лар гербтагы сан­ду­гач­ны ак­лар­га ти­еш", - ди­де му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә, мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә баш­ка­рыл­ган эш­ләр­не бар­ла­ган­да. Ул җир­лек­ баш­лык­ла­ры­на авыл мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры эш­чән­ле­ген да­и­ми күр­сә­теп ба­рыр­га ки­рәк­лек­кә дә ба­сым яса­ды. Бел­гә­не­без­чә, бы­ел бар­лык ча­ра­лар Мә­дә­ни­ят елы кы­са­ла­рын­да уза­чак. Дәү­ләт Со­ве­ты­на юл­ла­ма­сын­да Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов: "Мә­дә­ни­ят - дәү­ләт...

"Сар­ман­лы­лар гербтагы сан­ду­гач­ны ак­лар­га ти­еш", - ди­де му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә, мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә баш­ка­рыл­ган эш­ләр­не бар­ла­ган­да. Ул җир­лек­ баш­лык­ла­ры­на авыл мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры эш­чән­ле­ген да­и­ми күр­сә­теп ба­рыр­га ки­рәк­лек­кә дә ба­сым яса­ды.

Бел­гә­не­без­чә, бы­ел бар­лык ча­ра­лар Мә­дә­ни­ят елы кы­са­ла­рын­да уза­чак. Дәү­ләт Со­ве­ты­на юл­ла­ма­сын­да Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов: "Мә­дә­ни­ят - дәү­ләт һәм граж­дан­лык җәм­гы­я­тен ныгытып то­ру­чы мө­һим ре­сурс­лар­ның бер­се. Ул ил­дә ба­ру­чы яңа­рыш­лар­ның ру­хи ни­ге­зе", - ди­гән иде. Та­тарс­тан­ның 2014-2020 ел­лар­га мә­дә­ни­ят­не үс­те­рү дәү­ләт прог­рам­ма­сы да ка­бул ител­де.

- Лә­кин районда ква­ли­фи­ка­ци­я­ле бел­геч­ләр кыт­лы­гы һа­ман да ак­ту­аль бу­лып ка­ла би­рә. Хо­ре­ог­раф, хор, тын­лы ор­кестр җи­тәк­че­се ки­рәк, - ди­де үз чы­гы­шын­да мә­дә­ни­ят бү­ле­ге җи­тәк­че­се Гөл­наз Ла­тый­по­ва. - 12 авыл клу­бы­на ка­пи­таль ре­монт та­ләп ите­лә.

Бү­лек җи­тәк­че­се "А­выл клу­бы" дәү­ләт прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да тө­зел­гән Ка­таш Ка­ран, Мор­тыш­баш клуб­ла­ры­ның, ра­йон­да­гы ки­тап­ха­нә­ләр, му­зей эш­чән­ле­ге­нә дә тук­тал­ды.

- Мә­дә­ни­ят елын­да һәрь­як­лап үзең­не күр­сә­тү мөм­кин­ле­ге бар, ты­рышкан­да, бар­лык но­ми­на­ци­я­ләр­дә дә уңыш яу­лар­га мөм­кин, ха­лык мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нең эшен кү­рер­гә, бә­я­ләр­гә ти­еш, - ди­де Нә­фис Ка­сый­мо­вич.

Ис­ке Имән авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Рау­ша­ния Ис­ла­мо­ва җир­лек­тә баш­ка­рыл­ган эш­ләр ха­кын­да сөй­лә­де.

Ки­ңәш­мә­дә цифр­лы те­ле­ви­де­ни­е­га кү­чү мөм­кин­лек­лә­ре ха­кын­да да сүз бул­ды. Рос­сия те­ле­ви­де­ни­е­се һәм ра­дио тап­шы­ру­ла­ры чел­тә­ре фи­ли­а­лы Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы ра­ди­о­те­ле­ви­де­ние тап­шы­ру үзә­ге баш ин­же­не­ры Ри­нат Са­би­тов сөй­лә­вен­чә, ул тү­ләү­сез, ба­ры тик га­мәл­дә бул­ган ан­тен­на­лар­га мах­сус прис­тав­ка гы­на алыр­га ки­рәк. Хә­зер­гә ун тү­ләү­сез те­ле­ка­нал­ны ("Пер­вый ка­нал", "Рос­си­я", "Рос­сия-2", "НТВ", "5 ка­нал", "Рос­сия-Куль­ту­ра", "Рос­сия-24", "Ка­ру­сель", ка­нал об­щест­вен­но­го те­ле­ви­де­ния, "ТВ Центр") бер­ләш­тер­гән бер па­кет тәкъ­дим ите­лә. Па­кет­лар са­ны ки­лә­чәк­тә ар­та­чак. Те­ле­ра­ди­о­тап­шы­ру­лар бу­ен­ча Ха­лы­ка­ра ко­ми­тет та­ра­фын­нан 2015 ел­га ка­дәр бар­лык ке­ше­лек дөнь­я­сы­ның бер­дәй те­ле­тап­шы­ру­лар­дан цифр­лы те­ле­ви­де­ни­е­га кү­чеп бе­тә­чә­ге ту­рын­да ка­рар ка­бул ител­гән. Мах­сус җи­һаз­лан­ды­рыл­ган мик­ро­ав­то­бус бе­лән бел­геч­ләр, ха­лык­ка уңай­лы бул­сын өчен, ра­йон­нар­га чы­гып, аң­ла­ту, яр­дәм итү эш­лә­ре алып ба­ра­лар. Ту­лы­рак мәгъ­лү­мат­ны бер­дәм үзәк­кә 8 - 800 - 220 - 2002 тү­ләү­сез те­ле­фон но­ме­ры аша яки якын­да ур­наш­кан Яр Чал­лы шә­һә­ре үзә­ге­нә 8 (8552) 30-87-41 бу­ен­ча шал­ты­ра­тып бе­лер­гә мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев