Сарман районы ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа машина ияләре булдылар
5 ноябрь көнне Казанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм полициянең территориаль бүлекчәләренең дежур частьләренә өр-яңа "Лада Приора" машиналары тапшырды. Барлыгы 46 хезмәткәр Президент кулыннан машина ачкычы алды. Тантанада районыбызның юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар да катнашты. - Бу машина,...
5 ноябрь көнне Казанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм полициянең территориаль бүлекчәләренең дежур частьләренә өр-яңа "Лада Приора" машиналары тапшырды. Барлыгы 46 хезмәткәр Президент кулыннан машина ачкычы алды. Тантанада районыбызның юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар да катнашты.
- Бу машина, билгеле, безгә бик кирәк иде. Без көне буе диярлек юлда булабыз. Районның бер ноктасыннан икенче ноктасына тиз арада барып җитәргә кирәк булган очраклар күп була. Яңа, уңайлы машина безгә эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк, - диде тантанада катнашкан юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы полиция капитаны Рәшит Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев