Сарман мөслимәләре “Гыйлем нуры”нда уңышлы чыгыш ясадылар
Җәмгыять

Сарман мөслимәләре “Гыйлем нуры”нда уңышлы чыгыш ясадылар

Узган атнада Лениногорск шәһәрендә “Гыйлем нуры” дигән исем астында VI республикакүләм интеллектуаль бәйге үткәрелде.

Анда тирә-як районнардан 12 команда катнашты. Дүрт кешедән торган һәр команда дини сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәр эшләделәр. Гөлия Шәрипова җитәкчелегендәге район командасы – Люзия Сабурова, Мәрьям Гобәйдуллина, Фәнзия Сәхипова, сорауларга төгәл җаваплар биреп, “Ислам дине нигезләрен яхшы белүче” дигән Грамота белән бүләкләнделәр. 
Зөлфия Шәрипова язмасы.


Нет комментариев