"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" яңа конкурс игълан итә
Мәдәният

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" яңа конкурс игълан итә

26 апрель - бөек шагыйрь, әдәби критик, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уздырыла. Хөрмәтле дуслар! Сез безгә sarmangazetam11@mail.ru электрон алресына Тукай бәйрәмнәреннән уңышлы дип тапкан фотоларыгызны һәм видеоязмаларыгызны җибәрә аласыз. Без алар арасында конкурс игълан...

26 апрель - бөек шагыйрь, әдәби критик, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында әдәби кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уздырыла.

Хөрмәтле дуслар! Сез безгә sarmangazetam11@mail.ru электрон алресына Тукай бәйрәмнәреннән уңышлы дип тапкан фотоларыгызны һәм видеоязмаларыгызны җибәрә аласыз. Без алар арасында конкурс игълан иттек. Иң матурлары газетабыз битләрендә һәм безнең сайтта урын алачаклар.


Нет комментариев