1 апрельдән районда санитар икеайлык старт алды.
Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, экологик культураны үстерү һәм формалаштыру, территорияләрне санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерү максатларында, район Башкарма комитеты җитәкчесенең “Санитар чистарту, яшелләндерү һәм районның торак пунктларын төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында”гы 21 санлы карары дөнья күрде. Шул рәвешле авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә экологик өмәләр старт алды. Аңа Сарман матбугат үзәге хезмәткәрләре дә кушылдылар һәм үз территорияләрендәге участокка чистарту эшенә чыктылар.
Нет комментариев