"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарының бүген һөнәри бәйрәме
1991 елның 13 гыйнварыннан бирле Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.
Журналистлардан башка без дөнья вакыйгаларын, ил хәбәрләрен, яңалыкларны белмәс идек. Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, тик ул сүзнең дөрес, гадел булуы да сорала. Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими яктыртып килә. Редакциядә үз эшенә чын күңелдән бирелгән каләм ияләре хезмәт куя, аларга киләчәктә дә һөнәри осталык, газета укучыларның хөрмәтен тоеп эшләргә язсын.
Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр һәм яшь каләм ияләре! Сезне ихластан Россия матбугаты көне белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, яңа иҗади уңышлар, күтәренке кәеф телибез.
Альбина Сабирова, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев