Сарман көрәшчеләре республика ярышында иң көчлеләр булып танылдылар
Бүген Сарманның «Айтуган» спорт залында СССРның спорт остасы, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Гәрәев Хаҗип Хаҗи улы истәлегенә татарча көрәш буенча республика турниры үтте.
Катнашучыларны Илнур-хәзрәт, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин сәламләделәр. Җитәкчеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр дә тапшырдылар. Хаҗип Гәрәев белән утны-суны кичкән Тәзбир Гәрәевка, күренекле көрәшченең энесе Хәлим Гәрәевка дә сүз бирелде. Ачылу тантанасында шулай ук җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, ТР Спорт министрлыгы белгече Айрат Гатауллин, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә алып баручы Дмитрий Второв, якташыбыз, милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионы, Россия спорт остасы Яхъя Фәсхетдинов, төрле районнардан һәм шәһәрләрдән күренекле көрәшчеләр, районнан махсус хәрби операция ветераннары Наил Рәҗәпов белән Айдар Галләмов та катнаштылар. Җирле талантларның чыгышлары һәм җырчы Римма Никитинаның патриот рухтагы җыры тыңланды, кунакларны Сарман чәкчәге белән сыйладылар.
Урыннар түбәндәгечә булды:
2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр
30 килограмм авырлык категориясе
1. Әмир Вәлиев (Мөслим районы)
2. Назыйм Сафин (Азнакай районы)
3. Тимур Гиргирчик (Минзәлә районы)
40 килограмм авырлык категориясе
1. Рөстәм Хөснетдинов (Актаныш районы)
2. Виталий Кириллов (Минзәлә районы)
3. Кирилл Кондратьев (Сарман районы)
50 килограмм авырлык категориясе
1. Әмир Сәлахов (Әлмәт районы)
2. Ролан Захаров (Әлмәт районы)
3. Әмир Степанов (Әлмәт районы)
2009-2011 елгы егетләр
50 килограмм авырлык категориясе
1. Вилдан Галиев (Әлмәт районы)
2. Раил Корбыев (Сарман районы)
3. Николай Юртов (Әлмәт районы)
55 килограмм авырлык категориясе
1. Илдан Хәбипов (Азнакай районы)
2. Виталий Терентьев (Сарман районы)
3. Нурсолтан Исхаков (Актаныш районы)
60 килограмм авырлык категориясе
1. Рәсил Хурамшин (Азнакай районы)
2. Данияр Курнашев (Әлмәт районы)
3. Владислав Петров (Азнакай районы)
65 килограмм авырлык категориясе
1. Ильяс Шәмсиев (Актаныш районы)
2. Әмир Закиров (Әлмәт районы)
3. Ралис Сәйфуллин (Әлмәт районы)
70 килограмм авырлык категориясе
1. Илья Сумлянинов (Азнакай районы)
2. Роман Соловьев (Зәй районы)
3. Илдан Колесов (Мөслим районы)
75 килограмм авырлык категориясе
1. Егор Юнзель (Минзәлә районы)
2. Денис Иванов (Тукай районы)
3. Азамат Шәехов (Сарман районы)
75 килограммнан югары авырлык категориясе
1. Евгений Антошкин (Әлмәт районы)
2. Дмитрий Федоров (Зәй районы)
3. Данияр Фазуллин (Актаныш районы)
Гомумкоманда зачеты
1. Сарман районы
2. Әлмәт районы
3. Азнакай районы
Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр, Кубоклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев