САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Сарман китапханәсендә Тукайны бергәләп укыдылар

Акция-конкурска райондашларыбыз да кушылдылар. Аның беренче туры авыл китапханәләрендә үткәрелде. Тукай шигырьләрен иң сәнгатьле итеп укучылар район турына үттеләр. 16 апрель көнне район үзәк китапханәсендә алар сәнгатьле сөйләм осталыкларын күрсәттеләр.

– Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы – балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә торган, шагыйрьнең иҗат мирасын саклаучы һәм татар әдәбиятының бай дөньясына яңа буынны җәлеп итүче әһәмиятле мәдәни вакыйга. Ул үсеп килүче буын арасында әдәби иҗатны үстерүдә зур роль уйный, балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотизм тәрбияләүгә һәм милли үзаң формалаштыруга ярдәм итә. Конкурста катнашу аша балалар иҗади фикерләү сәләтләрен үстерәләр, дөньяга карашларын киңәйтеп һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытып, туган телләренә, мәдәнияткә һәм тарихка булган мәхәббәтләрен белдерү өчен уникаль мөмкинлек алалар, – диде, бәйгене ачып, китапханә методисты Алсу Нариманова.

Аннан соң сүз укучыларга бирелде. Алар шагыйрьнең «Милли моңнар», «Туган авыл», «Китап», «Кышкы кич», «Театр», «Пар ат» һәм башка шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шунысы сөенечле: укучылар дөньяга балалар күзе белән карый белгән, укырга, хезмәтне, туган җирне, табигатьне сөяргә өйрәтүче шагыйрь иҗатына битараф түгелләр, аны яраталар.

7-13 яшьлек балалар арасында I урынга – Эльвина Хаҗиева (ӨчӨйле авылы китапханәсеннән), II урынга – Камилә Нуриева (Ләшәү Тамак), III урынга Азамат Хәертдинов (Саклаубаш) һәм Лилия Гарипова (Яхшы Каран) лаек булдылар. 14-35 яшьлекләр арасында I урынны – Азалия Галиева (Шыгай), II урынны – Камил Кудашев (Иске Минзәләбаш), III урынны Миләүшә Сәйфуллина (Иске Кәшер) яулады. Ә абсолют җиңүче булып Җәлил поселогы беренче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Таһир Дәүләтов танылды: ул гран-прига лаек булды.

Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Лилия Афзалетдинова җиңүчеләргә һәм аларны акция-конкурска әзерләгән китапханәчеләргә һәм укытучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Их ахырдан барысы да бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев