Сарман халык театры 1 миллион сумлык грантка ия булды
Мәдәният

Сарман халык театры 1 миллион сумлык грантка ия булды

Кичә, 9 декабрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Шамил Закиров исемендәге XIX «Идел-Йорт» театр коллективларының төбәкара бәйгесендә катнашкан театр коллективларын бүләкләү тантанасы узды.

Безнең районның халык театры коллективына, гран-при иясе буларак, 1 миллион сумлык сертификат тапшырылды. Коллектив тамашачыларга "Кыю кызлар" спектаклен күрсәтте.


Нет комментариев