САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчылары Байлар Сабасыннан җиңү белән кайттылар

26-28 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында картинг буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Аның кысаларында "Мастер" төркемендә XXII ачык Татарстан Республикасы Чемпионаты оештырылды. Ярышларда Сарманның "Яшь техниклар станциясе" спорт мәктәбенең "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүчеләр дә уңышлы чыгыш ясадылар. "Милли-Юниор" классында шәхси зачетта Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов чемпион исеменә лаек...

26-28 май көннәрендә Байлар Сабасы бистәсенең "Аргамак" картодромында картинг буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Аның кысаларында "Мастер" төркемендә XXII ачык Татарстан Республикасы Чемпионаты оештырылды.

Ярышларда Сарманның "Яшь техниклар станциясе" спорт мәктәбенең "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүчеләр дә уңышлы чыгыш ясадылар. "Милли-Юниор" классында шәхси зачетта Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов чемпион исеменә лаек булды. Шул ук класста Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов икенче булды.

Шул ук мәктәп укучысы Артур Заһиров "Пионер" классында көмеш призер булып танылды. Әлеге класста иң яшь катнашучы буларак Сарман урта мәктәбеннән Алмаз Мәхмүтов билгеләп үтелде һәм махсус приз белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Свердловск өлкәсе автоспорт федерациясе рәисе, федерация Советы әгъзасы Игорь Кравченко һәм узыш җитәкчесе Евгений Шафранов бүләкләделәр.

Сүз уңаеннан

"Ялкын" картинг-клубында җәй көне дә күнегүләр үтә. Анда балаларны техника белән дөрес аралашырга һәм аның белән теләсә нинди һава торышы булганда идарә итәргә өйрәтәләр. Бу алымнар алдагы тормышта да кирәк булалар бит. Безнең районда картингка 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган балалар килә алалар, анда шөгыльләнү түләүсез рәвештә үтә. Хәзер йөрергә тагын да җиделәйде - картинг-клуб территориясенә район хакимияте яңа асфальт җәйдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев