Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Сарман-информ” журналистлары Тукай эзләре буйлап сәяхәттә булдылар

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышында Арча районы Кырлай авылы аерым урын алып тора. Аның биредә балачагының истәлекле чоры узган. 1892-1894 елларда булачак шагыйрь гади крестьян Сәгъди картларда уллыкта яшәгән.

Кырлайда бүгенге көндә Габдулла Тукайга багышланган музей-комплекс эшли. Ул, реставрация үткәннән соң, тагын да матурланган. “Сарман-информ” коллективы, кичә Тукай эзләре буйлап сәяхәттә булып, шул гүзәл урыннарны күреп кайтты.

Аның территориясенә аяк басуга, әкият дөньясына эләгәсең. Биредә шагыйрьнең әсәрләре геройлары каршы ала, “Шүрәле” поэмасындагы нарат-чыршылар сәламли. Габдулла Тукайның тормышына багышлап ясалган документаль фильм шагыйрьнең нинди авырлыклар кичерүен тагын бер кат күз алдыннан үткәрергә ярдәм итә.

Крестьян Сәгъди утары, Әхмәтхан бай йорты, кечкенә Апуш коесы, 1893 елның язында булачак шагыйрь утырткан нарат, Кырлай урманы – барысы да тәэсирле һәм тирән мәгънә салынган истәлекле һәм тарихи урыннар.

Музей-комплексның төп бинасы каршында скульптор Бакый Урманче иҗат иткән Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев