Сарманда җәйге мәктәп яны лагерьларында нинди хәлләр бар?
Җәмгыять

Сарманда җәйге мәктәп яны лагерьларында нинди хәлләр бар?

Җәйге мәктәп яны лагерьларында 12 июнь – Россия бәйсезлеге көне иртәнге линейка белән башланып китте.

Ял паркында бәйрәм чарасын карадылар. “Россия - минем ватаным!” дигән темага әңгәмәләр узды, күпмилләтле Россия халкының үткәне, киләчәге хакында укучылар күп мәгълүматлар белделәр. Балалар интернет-уенда катнашып Россия символлары буенча сорауларга да җавап бирделәр. Рәсем һәм шигърият сөючеләр өчен шигырь конкурслары да узды. Гомумән, укучылар өчен бу көн бик мавыктыргыч узды. 


Нет комментариев