САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары яшьармиячеләр сафына кабул ителделәр

Бүген Сарман гимназиясендә укучыларны яшьармияче сафларына кабул итү тантанасы үткәрелде. Яшьармиячеләр – яңа кабул ителүчеләр барлыгы 53 булды - иң элек тантаналы ант кабул иттеләр.

  • Соңыннан Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов аларга яшьармияче таныклыклары тапшырды. Яшьармиячеләрне истәлекле көннәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләделәр, акыллы, сәламәт һәм илнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен, әти-әниләренең, зурларның ышанычларын аклауларын теләделәр. Укучыларны шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, район чик буе хезмәте ветераннары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, ДОСААФның Сарман җирле оешмасы советы рәисе Альберт Хаҗиев тәбрикләделәр. Шушында ук Сарман гимназиясенең “Искра” хокук бозуларны кисәтү отряды әгъзалары сафта йөрү һәм корал сүтеп җыю буенча осталыкларын күрсәттеләр. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев