Сарман гимназиясе укучылары кул эшләренә осталыкларын да даими үстереп торалар.
Алар белән төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсыннан да читтә калмадылар. Гимназиягә килгән кунаклар да балаларның кул эшләрен кызыксынып карыйлар. Күптән түгел биредә булып киткән якташыбыз – Татарстан Республикасы Суд департаменты җитәкчесе Җәүдәт Салихов һәм герой шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым һәм журналист, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Римзил Вәлиев та күргәзмәләргә сокландылар.
Нет комментариев