Сарман гимназиясе укучылары агач утырту акциясендә катнаштылар
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары агач утырту акциясендә катнаштылар

Бүген – 27 апрель көнне бөтен дөньяда агач утырту көне билгеләп үтелә.

  •  Аның кысаларында теләгән һәркем агач утырту акциясенә катнаша ала. Аннан район укучылары да читтә калмадылар. Кичә Сарман гимназиясенең экологик отряды әгъзалары, шул исәптән яшьармиячеләр, әлеге чарада актив катнаштылар – район үзәгендәге чаңгы базасы янындагы территориядә чыршы үсентеләре утырттылар. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы, Айсылу Шәрипова фотолары


Нет комментариев