Сарман егете Республика көрәш турнирында өченче урын алды
Спорт

Сарман егете Республика көрәш турнирында өченче урын алды

30 нчы августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган Республика көрәш турниры үтте.


 Анда якташ егетебез – Сарманнан Айрат Гайнетдинов та катнашты. Ул 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә, 2005, 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында өченче урынга лаек булды. Ярышларга Айратны тренеры – милли көрәш буенча спорт остасы Алмаз Миңнехуҗин әзерләде.


Нет комментариев