Сарман балалары җырлыйлар да, бииләр дә
Кичә, 21 март көнне, район мәдәният йортында “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде.
Анда Сарманның зона турында җиңгән балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Гала-концерт ахырында җиңүче, призлы урыннар алучы һәм уңышлы чыгыш ясаучы балалар билгеләп үтелде. Аларга оештыручыларның дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйгедә 4 яшьтән алып 17 яшькәчә - соңгыларын да исәпләп – балалар катнаша алды. Оештыручыларның хәбәр итүенчә, “Җырлы балачак илендә” конкурс-фестивалендә барлыгы, район үзәге һәм авыллардан катнашкан балаларны да кертеп, 642 бала катнашты. Аларның 362 се финалга үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев