Сарман балалары «Күңелле яллар»да ял итә
Елның беренче көне хәрәкәтле уеннар яратучы балалар өчен күңелле башланып китте.
Алар район үзәгендәге үзәк Ял паркында оештырылган «Күңелле яллар»да катнаштылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен күп төрле уеннар оештырдылар. Балаларның һәркайсына татлы приз да эләкте. Мондый чараларда теләгән һәр бала катнаша ала.
– Социаль яктан имин булмаган, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, бу уеннарга шундый гаилә балаларын да чакырдык. Алар хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнашалар. Алар өчен күрсәтелә торган мультфильмнарны да яратып карыйлар, Кыш бабай резиденциясендә шигырьләр сөйлиләр, – диде «Шәфкать» үзәгенең гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гүзәл Рәфыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев