Сарман аграр көллияте студенты тәмле ризыклар пешерә
Радик Габделхаков Сарман аграр көллиятенең бишенче курсында белем ала. Ул - булачак технолог, "Понабрали" зирәкләр-тапкырлар клубының иң актив әгъзасы. Радик һәр ризыкны күңел җылысын биреп әзерли, шуңа алар телеңне йотарлык була. Бүген ул, әниләр көне уңаеннан, бәйрәм табынына иң затлы, иң туклыклы баллы-әче соуста томалап пешерелгән сыер ите тәкъдим итә....
Радик Габделхаков Сарман аграр көллиятенең бишенче курсында белем ала. Ул - булачак технолог, "Понабрали" зирәкләр-тапкырлар клубының иң актив әгъзасы. Радик һәр ризыкны күңел җылысын биреп әзерли, шуңа алар телеңне йотарлык була. Бүген ул, әниләр көне уңаеннан, бәйрәм табынына иң затлы, иң туклыклы баллы-әче соуста томалап пешерелгән сыер ите тәкъдим итә. Аны әзерләү өчен кирәкле кушылмаларны эзләп йөрисе юк: барысы да - кул астында.
Шулай итеп, Радиктан рецепт:
Сыер итен кисәкләп турыйсың, тоз, борыч кебек тәмләткечләр белән бутыйсың һәм майлы табада ике ягын да кыздырып аласың. Мискигә бушатып, кайнар шулпа, вак итеп туралган суган, томат боламыгы өстәп, бер сәгать салмак утта томалап пешерәсең. Аннан бөртекле борыч, лавр яфрагы, аш серкәсе, вакланган арыш сохарые, тәменчә шикәр комы салып, томалап пешерүне дәвам итәсең. Әзер булгач, алып, өстенә кырылган сыр сибеп, духовкага куясың. Гарнирга кыздырылган бәрәңгене, помидор, кыяр белән бизәп, әзер итне салат яфрагына салып бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев