САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарайлыда тәрбиячеләр балаларның сөйләм телен үстерү турында сөйләштеләр

"Сарайлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә база мәйданчыгының чираттагы утырышы булды.

 Утырышның темасы "Традицион һәм инновацион алымнар кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү". Тәрбияче Гильфанова Рәзилә  балалар белән сөйләм теле буенча "Кояш ничек язга булышты?" дип исемләнгән интеграль эшчәнлек үткәрде. 
     Бакча мөдире тәрбиячеләр белән сөйләм теле буенча эшлекле-уен уздырды. Тәрбиячеләр "Балаларның сөйләм телен үстерүдә традицион һәм инновацион алымнар куллану" дигән темага чыгыш ясадылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашып, балалар эше буенча презентация күрсәттеләр. Иске Кәшер балалар бакчасы тәрбиячесе  Альфинур Закаровна "Җептән курчак ясау" буенча мастер-класс уздырды. Утырыш бик эшлекле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев