“Сандугач”ка бүген 10 яшь тулды
Район үзәгенең “Сандугач” балалар бакчасы үзенең 10 яшьлек кечкенә юбилеен бәйрәм итте.
Кунакка әкият геройлары, бакчаның беренче чыгарылышы укучылары, әти-әниләр, бакчада сәнгатьтә юл алган балалар килгәннәр иде. Коллективны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән дә матур теләкләрен җиткерде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләү методисты Гөлнара Салихова, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, “Сарман” газетасы баш мөхәррире Альбина Сабирова да “Сандугач”лыларга җылы тәбрик сүзләре ирештерделәр. Бакча мөдире Лилия Җәүдәт кызы, кунакларны сәламләп, коллективка, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтте. Җыр-биюләргә, истәлекле мизгелләргә бай бәйрәмне бик эчтәлекле һәм матур итеп тәрбияче Гөлшат Мостафина алып барды.
Тулырак “Сарман” газетасының киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев