Сәләтле балалар Сарманда уңыш яуладылар
Кичә – 4 март көнне район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона туры үткәрелде.
Анда Сарман, Мөслим, Түбән Кама һәм Зәй районнарының яшь талантлары бию, вокал һәм конферанс номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Әлеге зур масштаблы чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында үтә һәм ул Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.
Яшь талантларның чыгышларына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре союзы әгъзасы, Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, почетлы остаз Дмитрий Туманов (жюри рәисе), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сәхнә тәҗрибәләре үзәге» Мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, хореограф-постановщик Владимир Аносов (Мәскәү), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, республика Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Татнефть» Хәйрия фондының «Каракуз» мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү һәм ярдәм итү программасы җитәкчесе Максим Апраксин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» Төбәк Яшьләр Иҗтимагый Оешмасын үстерү буенча директоры Айдар Гайнетдинов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах (Мәскәү), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Алиса Мамина, Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе, алып баручы, «Радость моя» балалар гаилә белем бирү каналы режиссер-куючысы Дмитрий Платонов (Мәскәү), Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты доценты Азат Зарипов бәя бирделәр.
Бәйрәмдә күрше-тирә район җитәкчелеге вәкилләре дә катнаштылар. Ул чын мәгънәсендә матур балачак бәйрәме булды һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев