САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саклаубашта үткән Тукай бәйрәмендә Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары катнаштылар

Саклаубаш мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зур шигырь бәйрәме узды. Анда Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары булдылар. Бәйрәмне Саклаубаш авыл җирлеге рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев ачып җибәрде. Анда районшагыйрьләре һәм үзешчән артистлары катнашты. Алар Тукайга багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Бәйрәм укучылар...

Саклаубаш мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зур шигырь бәйрәме узды. Анда Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары булдылар.

Бәйрәмне Саклаубаш авыл җирлеге рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев ачып җибәрде. Анда районшагыйрьләре һәм үзешчән артистлары катнашты. Алар Тукайга багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.

Бәйрәм укучылар чыгышы белән дәвам итте. Зур Нөркәй мәктәбе укучылары башкарган "Карлыгач", "Ат, арба, чана", "Шаян песи", сәхнәләштерелгән "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырьләре бик матур яңгырады. Бу бәйрәм Тукай иҗатының үлемсез булуын тагын бер кат исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев