САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубаш җирлегендә бердәм гаиләләр күп яши

Бүген Өчөйле Саклау авылы мәдәният йортында халыкара гаилә көне уңаеннан “Без – бердәм, тату гаилә”дип исемләнгән чара булды.

  • Ул, “Ныклы гаилә” проекты кысаларында, Саклаубаш авыл җирлеге һәм район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде. 
    Җирлектә бердәм, тату булып яшәүче күпбалалы гаиләләр шактый. Бәйрәмдә катнашкан Габидуллиннар, Миңнуллиннар, Вәлиевләр һәм Бәдретдиновлар гаиләләрендә дә өчәр бала тәрбияләнә. Бәйге рәвешендә оештырылган чарада алар үзләренең бар яктан да осталыкларын, тапкырлыкларын, бердәмлекләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Биремнәр үти-үти, бала тәрбияләүдәге белемнәрен дә чагыштырдылар, кайбер гаилә серләрен дә чиштеләр, балдак үлчәмнәрен дә, аяк киемнәренекен дә искә төшерделәр. Балалар өчен әзерләнгән сорауларда да уенчыклар турындагыларыннан башлап, татар халкының милли киемнәренә кагылышлыларына кадәр бар иде. Бәйге ахырында һәр гаиләгә грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды. 
    Бу хакта тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
    Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев