Саклаубаш мәктәбе укучылары Геройлар көнендә Хезмәт Герое белән очраштылар
Җәмгыять

Саклаубаш мәктәбе укучылары Геройлар көнендә Хезмәт Герое белән очраштылар

Ватаныбыз Геройлары көне уңаеннан Саклаубаш мәктәбендә истәлекле очрашу үткәрелде.

6 сыйныф укучылары авылыбызның хөрмәтле кешесе - Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры, "Тукай" совхозы премиясе лауреаты, хезмәт ветераны Сабира апа Әхмәтова белән очраштылар.
- Сабира апа гомер буе терлекчелектә хезмәт куйды, сыерлар сауды, югары күрсәткечләргә иреште. Ул укучыларны да тырыш булырга, укуга, эшкә җаваплы карарга өндәде, - дип хәбәр итә безгә Саклаубаш урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе Альфира Габдуллина.


Нет комментариев