САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Шәфкать”тә шагыйрә Сәкинә Хәйруллина белән очрашу узды

36 ел гомерен журналистикага багышлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, матбугат ветераны, шагыйрә – бүгенге көндә Норлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итә.

 Автор-башкаручы Фирдүс Тямаевның бик күп җырлары аның сүзләренә иҗат ителгән. Халык яратып өлгергән “Гомер үтә”, “Ялгыз торна”, “Ташлап китмә, әнкәй”, “Үбим әле, әнкәй, кулларыңнан”, “Җиде малай идек”, “Көнләшәм”, “Борыл әле”, “Дусларга”, “Сәлам”, “Горур халкым – татарым” һәм башка бик популяр җырларының авторы – нәкъ менә Сәкинә Хәйруллина. 
Үзәктә ял итүчеләргә шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кичәне мәдәни чаралар оештыручы Гөлнур Хәйруллина алып барды. Ул авторның шигырьләрен укыды, экран аша җырларына төшерелгән клипларын тәкъдим итте. Ял итүчеләр дә Сәкинә Нурулла кызы иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Кичә авторның “Гомер үтә” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев