Сабыр җанлы, тормышны яратучы иң өлкән чик сакчысы
Чик сакчылары хөрмәтенә ясалган стелла ачу тантанасына килгән иң өлкән кеше Сәләхетдинов Мөнәвир абый иде. Бәйрәмгә ул Яңа Имән авылыннан килгән. 1952 елның 10 октябреннән 1955 елга кадәр Төрекмәкстанда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Иң олы хыялы – үзе хезмәт иткән җирләрне барып күрәсе килү.
-Сугышлар булмасын, тынычлык хөкем сөрсен! Без күргәнне сезгә күрергә язмасын! Бу тыныч тормышның кадерен белегез,- ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев