Сабантуйга бүләк җыйдык
Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю.
Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Дөрес, хәзер инде сөлге чикмиләр, бүләкләр әзерлиләр. Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы да бүләк җыю йоласында катнашты. Без район үзәгенең Тукай, Терешкова урамнарында йөрдек.
- Сабантуйны көтеп алабыз. Ул - дуслар, туганнар, авылдашлар белән күрешү бәйрәме дә. Гадәттә Сарман Сабантуена, аннан Сөлек авылына кайтабыз, - диде озак еллар халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә хезмәт куйган Флера Миңнуллина һәм бәйрәмгә әзерләгән бүләкләрен тапшырды.
Ә алар мулдан иде. Өч ир-ат күлмәге, сөлге һәм бер дистә йомырка.
- Әнинең өч тавыгы һәм ике әтәче бар, тавышлары бик яңгыравык. Урамнан үтеп йөрүчеләргә дә сәлам бирәләр, - диде кызы Светлана.
Илдус Бакиев батырга тәкә тәкъдим иткән иде. Алмадык, корбанга калдырдык.
Сабантуена санаулы көннәр калып бара, дуслар. Милли бәйрәмебез 12 июнь көнне - Сарманда, 13е Җәлилдә һәм авылларда узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев