Рөстәм Нәбиев галәмгә очарга җыена
Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе эре халыкара проектны оештыручылар аның белән элемтәгә керүләре турында сөйләде.
Аякларын югалткан элеккеге десантчы, теләгән очракта, мөмкин булмаган нәрсә юклыгын үз үрнәгендә раславын дәвам итә.
"Панорама Башкортостана" журналына биргән интервьюсында Рөстәм Нәбиев киләчәктә галәмдә булу мөмкинлегенә ышануын белдерде. "Халыкара проект бар, ул "Космоска очачак уникаль йөз кеше" дип атала. Тауга беренче мәртәбә күтәрелгәннән соң, минем белән бу проект кешеләре элемтәгә керде һәм катнашырга чакырды. Мин ризалаштым. Вакыты буенча әлегә әйтмим, әзерлек бара. Эшләргә кирәк булган беренче әйбер – инглиз телен өйрәнү. Ә мин башлангыч дәрәҗәдә генә беләм, менә репетиторга йөрим. Ләкин галәмгә очарга теләгәнгә генә түгел. Инглиз теленнән башка хәзер беркая да барып булмый», - дип сөйләде Рөстәм Нәбиев.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rstm-nbiev-galmg-ocharga-yena
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев